Татарстан әламәтлек саклау министрлыгы “Ел табибы” бәйгесендә яңа номинацияләр барлыкка килүе турында белдерде
Быел Татарстанның иң яхшы табибларын яңа кагыйдәләр буенча билгеләячәкләр.
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Ел табибы – Ак чәчәкләр» бәйгесе медицина һөнәренең абруен күтәрү, белгечләрнең һөнәри үсешен стимуллаштыру максатыннан оештырыла. Быел әлеге бәйгенең эчтәлеге һәм үткәрү тәртибе шактый үзгәрешләр кичерә, дип хәбәр итә “Татар-информ” ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән.
Яңартылган система буенча кандидатлар башта медицина учреждениеләре дәрәҗәсендә сайлап алына. Бу этапта табиблар гына түгел, ә пациентлар да катнаша, ягъни фикер алышу киң катламны колачлый. Аннан соң җиңүчеләр республикадагы алдынгы клиникаларга тәкъдим ителә, анда белгечләр тарафыннан өстәмә бәяләү үткәрелә. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә һәр учреждение бер, ә аңа караган оешмалардан ике кандидатка кадәр сайлап алынып, республика сәламәтлек саклау системасы каршындагы җәмәгать советы карамагына тапшырыла.
Бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, июнь аенда – Медицина хезмәткәре көне уңаеннан үткәрелә. Бу чара ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйган белгечләрне җәмәгатьчелек алдында тану мөмкинлеге бирә.
Бәйгенең эчтәлегендәге үзгәрешләр номинацияләрдә дә чагыла. Элеккеге «Сәламәтлек саклау легендасы» исеме хәзер «Һөнәргә тугрылык» дип атала башлады. Әлеге номинациядә медицина үсешенә зур өлеш керткән, озак еллар дәвамында намуслы хезмәт иткән өч кандидат финалга чыгачак.
Моннан тыш, өч яңа юнәлеш кертелде. «Мәрхәмәт һәм кайгырту» номинациясе урта һөнәри белемле медицина хезмәткәрләренә адресланган, һәм анда җиңүче бәйсез экспертлар катнашында аерым тәртиптә билгеләнәчәк. «Яшь гвардия» исә сәламәтлек саклау өлкәсендә 5 елдан ким түгел, әмма 8 елдан артык булмаган стажга ия яшь белгечләр өчен булдырылды. Шулай ук «Сәламәтлек синергиясе: команда көче» номинациясе медицина коллективлары эшчәнлеген бәяләүгә юнәлтелгән. Биредә демографик күрсәткечләрдән алып, халыкның медицина хезмәтеннән канәгатьлеге, телемедицина киңәшмәләре саны кебек факторлар исәпкә алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев