Татарстан быел икүләм проектларны гамәлгә ашыруга 53 млрд сум юнәлдерәчәк
Бүлеп бирелгән акчалар татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк. Сүз сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, экология, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәләре турында бара.
Татарстан Республикасы 2026 елда төбәкнең социаль-икътисадый үсеше буенча эшен дәвам итәчәк, 12 илкүләм проект кысаларында 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруга 53 млрд сум юнәлдерәчәк.
«Яшәү өчен Инфраструктура» һәм «Экология» илкүләм проектлары кысаларында 42 парк һәм сквер төзекләндереләчәк, 17 инженерлык инфраструктурасы объекты модернизацияләнәчәк, шулай ук Казанның ләм кырларын рекультивацияләүне һәм Яр Чаллыдагы Мәләкәскә елгасы үзәнен чистартуны төгәлләячәкләр.
«Балаларга иң яхшысы» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары гаилә һәм үсеп килүче буын турында кайгыртуга юнәлдерелгән. Алар буенча республикада алты балалар бакчасы төзеләчәк, республиканың муниципаль районнарында ике мәктәпкәчә учреждение һәм 36 мәктәп ремонтланачак, шулай ук Түбән Камада Н. В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенә һәм Арчада Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә капиталь ремонт ясалачак.
Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев