erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе көчле кар сәбәпле юлларда чикләүләр кертү мөмкинлеге турында кисәтте

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә һава шартлары үзгәреп, салкыннардан соң кар явуы көчәячәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә Татарстанда кар явуы көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү ихтималы барлыгын кисәтә.

Ведомствода автомобиль йөртүчеләргә мөмкин булганча шәхси транспорттан файдаланмаска, шулай ук торак пунктлардан читкә юлга чыкмаска киңәш иттеләр.

Искәртеп узабыз, 27 гыйнварда һава температурасы бераз күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -21…-26 градус тәшкил итәр дип көтелә, иртән исә җылына башлаячак. Көндез термометр баганалары -10…-15 градуска кадәр күтәреләчәк. Кайбер урыннарда көчле булмаган буран белән аз гына кар явачак. Җилнең тизлеге секундына 11 метрга кадәр җитеп, урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев