erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советында мәктәпләр һәм хастаханәләр иминлеген контрольдә тоту өчен эшче төркем төзеләчәк

Татарстан Дәүләт Советында социаль объектларның антитеррористик иминлеген көчәйтү мәсьәләсе буенча фикер алышу узды. Очрашу нәтиҗәсендә республикадагы мәктәпләр, хастаханәләр һәм башка социаль учреждениеләрнең куркынычсызлыгын күзәтүче махсус эшче төркем булдыру тәкъдим ителде.

Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы белән республикадагы социаль объектларның антитеррористик иминлегенә багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда белем бирү учреждениеләренә һөҗүм итү очраклары җәмгыятьтә җитди борчылу тудыра. Шуңа күрә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм медицина оешмаларында иминлек системасын даими камилләштерү зарур.

Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров социаль объектларны саклау өлкәсендә берничә проблема булуын әйтте. Аның сүзләренчә, кайбер учреждениеләрдә финанс мөмкинлекләре җитми, персоналның әзерлеге төрле дәрәҗәдә, ә оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек һәрвакытта да тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре мәгълүматларына караганда, 2026 елда белем бирү учреждениеләрендә сак постларын тәэмин итүгә 1,9 млрд сум акча каралган. Быел сак хезмәтенең бер сәгать бәясе 230 сумга кадәр күтәрелгән.

Шулай ук мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту мәсьәләсе дә актуаль булып кала. Республикада 3,5 меңләп белем бирү объектының видеокүзәтү, коймалар биеклеге һәм башка саклану элементлары буенча яңартуга мохтаҗ булуы билгеләп үтелде.

Сәламәтлек саклау системасында да иминлек чаралары даими контрольдә тотыла. Республикада 133 медицина оешмасы һәм аларга караган 1600дән артык объект бар. Анда куркынычсызлык паспортлары яңартылып тора, җаваплы хезмәткәрләр билгеләнгән.

Росгвардия мәгълүматлары буенча, Татарстанда 385 шәхси сак оешмасы теркәлгән, аларның 96сы белем бирү объектларын саклау белән шөгыльләнә. Мәктәпләрнең 99,7 проценты ашыгыч сигнализация төймәләре белән җиһазландырылган.

Фикер алышу нәтиҗәсендә депутатлар республикадагы социаль объектларның антитеррористик иминлеген системалы рәвештә контрольдә тоту өчен махсус эшче төркем төзү тәкъдимен хуплады. Ул киләчәктә бу юнәлештәге проблемаларны өйрәнү һәм закон чыгару инициативаларын әзерләү белән шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев