erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ирандагы авиаһәлакәткә бәйле кайгы уртаклашты

Boeing 737 авиалайнерындагы 176 кешенең барысы да һәлак булган.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Тегеран шәһәре янындагы авиаһәлакәткә бәйле рәвештә Иранның Казандагы Генераль консуллыгында ачылган кайгы уртаклашу китабында язма калдырды. Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советында әлеге фаҗигадә һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә килгән югалту ачысын уртаклаша. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге кайгылы көннәрдә авиакатастрофада һәлак булган Иран, Канада, Украина, Швеция, Әфганстан, Бөек Британия һәм Германия гражданнарының барлык туганнары һәм якыннарына килгән зур югалту ачысын бүлешәбез», — диелә ТР парламентарийлары исеменнән депутатлар Альберт Хәбибуллин һәм Марат Галиев калдырган язмада.

Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Малекоддин Шафагат Иран халкы өчен бик тә авыр сәгатьтә теләктәшлек күрсәткәннәре өчен депутатларга рәхмәт белдерде. Дипломат билгеләп үткәнчә, Иран белән Татарстан үзара хезмәттәшләр генә түгел, ике арада дусларча ныклы мөнәсәбәтләр дә урнашкан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2020 елның 8 гыйнвар иртәсендә «Украина халыкара авиалинияләре» авиакомпаниясенең Boeing 737 пассажир самолеты Иран башкаласы янында һәлакәткә юлыккан. Очкычның Тегераннан Киевка юл тотышы булган. Авиалайнердагы 176 кешенең (шуларның тугызы — экипаж әгъзасы) барысы да үлгән.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Президенты Владимир Путинның Иран һәм Украинадагы коллегалары — Хәсән Рухани һәм Владимир Зеленскийга әлеге авиаһәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллавы хакында хәбәр иткән иде инде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X