erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан елгаларында язгы ташу: су дәрәҗәсе тиз арта

Республика территориясендә язгы ташу актив фазада бара. Соңгы тәүлектә берничә елгада су дәрәҗәсенең сизелерлек күтәрелүе күзәтелә, кайбер урыннарда тугайларны су баскан.

Татарстанда елгаларда су биеклеге күтәрелүе теркәлде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, аеруча Зөя елгасы бассейнында хәл үзгәргән. Соңгы тәүлектә биредә су дәрәҗәсе 73 сантиметрдан 155 сантиметрга кадәр арткан.

Кама алды елгаларында да күтәрелеш күзәтелә. Су дәрәҗәсе 15–68 сантиметрга арткан, ә Туйма елгасында бу күрсәткеч 111 сантиметрга җиткән. Кама аръягында урнашкан елгаларда да шундый ук вәзгыять: күпчелек сулыкларда су 17–87 сантиметрга күтәрелгән.

Аерым елгаларда күтәрелеш аеруча сизелерлек. Кече Чирмешән елгасында су 124 сантиметрга, Актай елгасында 227 сантиметрга арткан. Шул ук вакытта Мәллә, Минзәлә һәм Ык елгаларында су бераз кимегән – 24–39 сантиметрга.

«Язгы ташу чорында елгаларда су дәрәҗәсе көн саен үзгәреп тора, вазгыять даими контрольдә», – дип хәбәр итәләр ведомствода.

Су күтәрелү нәтиҗәсендә кайбер тугайларны су баскан. Мәсәлән, Приозерная авылы янында Кече Чирмешән елгасы ярларыннан чыккан, тугай өлеше якынча бер метр тирәнлектә су астында калган. Чүти авылы тирәсендә Гөбенә елгасында да шундый ук хәл күзәтелә.

Халыкка сак булырга, елга буйларына якын килмәскә һәм рәсми хәбәрләрне күзәтеп барырга киңәш ителә. Тулырак мәгълүматны гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең рәсми ресурсларында табарга мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре