erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан федераль трассаларында хәрәкәт торгызылды

30 гыйнвар иртәнге сәгать 8.00дән Татарстан территориясендә федераль трассаларда автобуслар һәм йөк машиналары өчен кертелгән вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

Татарстанда федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларында хәрәкәт тулысынча яңадан торгызылды. Бу хакта ФКУ «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Татар-информ”. 30 гыйнвар иртәнге сәгать 8.00дән автобуслар һәм йөк машиналары өчен кертелгән вакытлыча чикләүләр чыгарылдыы.

Искәртеп узабыз, әлеге чикләүләр 29 гыйнвар көнне сәгать 17.00дән башлап гамәлдә иде һәм алар катлаулы һава шартлары сәбәпле кертелде. Соңгы көннәрдә республикада көчле кар явуы һәм юлларда күрү мөмкинлегенең кимүе күзәтелә.

Элегрәк синоптиклар алты көн дәвамында Татарстанда айлык явым-төшем нормасыннан да күбрәк кар явачагы турында кисәткән иде. Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга сак булырга, мөмкин кадәр торак пунктлардан читкә чыкмаска һәм шәхси автомобильләрдә сәфәрләрне чикләргә киңәш итә.

Юл хезмәтләре хәзерге вакытта да юлларның иминлеген тәэмин итү юнәлешендә эшне дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев