erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан “Профессионаллар” хәрәкәтендә яңа үрләр яулый

Республикада узган “Профессионаллар” Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы быел рекордлы күрсәткечкә иреште: компетенцияләр саны 352гә җитеп, ярышлар тарихында иң югары нәтиҗә теркәлде.

Татарстанда 2026 елда үткәрелгән “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабы нәтиҗәләре республикада һөнәри белем бирү системасының тотрыклы үсешен ачык күрсәтә. Быелгы ярышларда 352 компетенция буенча көч сынашулар уздырылган. Бу сан чемпионат тарихында иң зур күрсәткеч булып тора һәм тармакның киңәюен раслый, дип яза “Татар-информ”.

Әлеге чемпионат “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Федераль оператор тәкъдим иткән исемлек нигезендә республикада компетенцияләр структурасы яңадан каралган, заман таләпләренә җавап бирә торган 26 яңа юнәлеш өстәлгән. Алар арасында зоотехника, җитештерү технологияләре, цифрлы трансформация һәм башка перспектив өлкәләр бар.

Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, компетенцияләрнең артуы – республикада һөнәри әзерлек сыйфатын күтәрү юнәлешендә алып барылган системалы эш нәтиҗәсе. Чагыштыру өчен, узган елда чемпионат 329 компетенцияне колачлаган иде.

Быелгы этапта катнашучылар саны да зур булды. Барлыгы 6392 кеше чемпионат хәрәкәтенә җәлеп ителде. Алар арасында 1932 конкурсант, шул исәптән 639 юниор, 1932 эксперт-остаз, 277 баш эксперт, 388 индустриаль эксперт, 50 эксперт-методист, 47 озата баручы белгеч, 349 техник администратор һәм 1417 волонтер бар. Бу күрсәткечләр яшьләрнең һөнәри үсешкә омтылышын һәм остазларның актив катнашуын раслый.

Ярышлар 17 ноябрьдән 20 февральгә кадәр дәвам итте. Чемпионат Татарстанның 23 районы һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсуслаштырылган компетенция үзәгендә үткәрелде. Мондый киң география республикада һөнәри белем бирү инфраструктурасының үсешен күрсәтә.

Төбәк этабында югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар алдагы йомгаклау, ягъни төбәкара этапта республика данын яклаячак. Чемпионат циклының финаллары Калуга, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узачак. Узган ел өч финалда Татарстаннан 52 конкурсант катнашкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев