Татарстан Рәисе Россия экспорт үзәге генераль директоры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ төркеме) генераль директоры Вероника Никишина белән эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды. Анда яклар Татарстан предприятиеләренә экспорт юнәлешендә ярдәм күрсәтү, шулай ук республикада җитештерелгән продукцияне халыкара базарларга чыгару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Фотолар: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан икътисады дөньякүләм хуҗалык элемтәләре системасына актив рәвештә интеграцияләнгән. Аның сүзләренчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика экспортының гомуми күләме 110,56 миллиард сум тәшкил иткән. Бу күрсәткечләргә ирешүдә Россия экспорт үзәге тәкъдим иткән ярдәм чаралары зур роль уйнаган.
«Алга таба хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру безнең партнерлыкны тагын да нәтиҗәлерәк итәр дип ышанам», – диде Татарстан Рәисе.
Үз чиратында, Вероника Никишина Татарстанның югары экспорт потенциалына һәм чит илләр, шул исәптән ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекнең актив үсешенә игътибар итте. Аның әйтүенчә, әлеге факторларны исәпкә алып, Казанда Россия экспорт үзәгенең вәкиллеге ачылуы әһәмиятле вакыйга булып тора.
«Бу – күптән көтелгән адым», – дип ассызыклады ул.
Казан вәкиллегенең җитәкчесе итеп элек Татарстан Республикасы Гарантия фондында эшләгән Светлана Боброва билгеләнде.
Бүгенге көндә Россия экспорт үзәгенең ил буенча 17 вәкиллеге эшли. Алар компанияләр белән эшләүне оештыра, төбәк хакимият органнары һәм бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы белән хезмәттәшлекне координацияли, шулай ук чимал һәм энергетик булмаган экспортны үстерүгә юнәлтелгән.
Казанга сәфәре кысаларында Вероника Никишина шулай ук 3–5 февраль көннәрендә узган «Россиядә эшләнгән. Дөньяда сайлыйлар» Бөтенроссия конференциясендә катнашты. Чарада экспортка ярдәм итүнең 85 үзәге, Россиянең 45 субъектыннан 50 төбәк хакимият органы һәм 100дән артык кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев