Сабан бәйрәме Борбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тарафыннан Коръән сүрәләре укудан башланды. Аннары Татарстанның баш казые, Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия балалар мөселман Сабантуе узды. Чара бер мәйданчыкта Татарстаннан катнашучылардан тыш, Киров, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләре, Башкортостан, Марий Эл һәм Чувашия республикалары вәкилләрен берләштерде. Бәйрәм кунакларына ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев