erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Социаль фонды: Бала карау өчен пособие күләме февральдән артачак

2024 елның гыйнварыннан яңа закон үз көченә керде — балага яшь ярым булгачы ук эшкә чыккан әти-әни хәзер бала карау өчен пособие алу хокукын югалтмаячак.

Бу хакта бүген Социаль Фондның Татарстандагы төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Хәзер Татарстанда яшь ярымга кадәр бала карау пособиесен 52 мең кеше ала. Ел башыннан әти-әниләргә ялдан эшкә вакытыннан алда чыгарга һәм балага яшь ярым тулганчы пособиене югалтмаска мөмкинлек бирелә. Шул исәптән, яңа кагыйдә тулы булмаган эш көненә чыкканда да, өйдән торып һәм дистанцион рәвештә эшләгәндә дә гамәлдә. Бала карау ялы вакытында башка эш бирүчедә эшләүчеләрнең дә пособиесе сакланачак», — дип хәбәр итте матбугат хезмәте.

Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм бала карау буенча ел ярымга кадәрге пособиеләрнең максималь күләме әти-әнинең уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Минималь айлык түләү 8,5 мең сум, ә максималь түләү 33,2 мең сум тәшкил итә. Билгеле булганча, түләүләр быелның 1 февраленнән индексацияләнә, ничә процентка икәнлеге исә бу ай ахырында төгәл билгеле булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пособие билгеләү өчен эш бирүче хезмәткәрдән гариза сорый һәм аны социаль фондка тапшыра.

Исегезгә төшерәбез, элек әти-әниләр эшкә йөрмәсә һәм хезмәт хакы алмаса гына яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие алу хокукына ия иде. Әмма узган елның декабрь ахырында Россия Президенты Владимир Путин түләүләрнең бу факторга карамастан сакланачагы турында законны имзалады.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X