erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан территориясендә ике Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелде

«Татар-информ» хәбәр итә

Татарстан Республикасы территориясендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелде. Бу хакта Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Россия Һава һөҗүмнәреннән саклану чаралары самолет тибындагы 25 Украина пилотсыз очу аппаратын юк иткән: 22 БПЛА – Воронеж өлкәсе территориясендә, 2 БПЛА – Татарстан Республикасы территориясендә, Тамбов өлкәсендә бер дрон бәреп төшерелгән.

Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә, БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында очышларга вакытлыча чикләүләр кертелде.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев