Казанда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла торган «Абилимпикс-2026» махсус хәрби операциясе ветераннары арасында һөнәри осталык буенча чемпионатка йомгак ясалды.
Чарага 2 меңнән артык кеше килгән, катнашучылар һәм экспертлар 21 компетенциядә ярышкан. Турнирның ябылуы 1 июльдә – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә узды, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Тантаналы чарада РФ оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Йомгаклар буенча 63 конкурсант җиңүче булды, шуларның 24е Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән чыгыш ясады. Хәбәр ителгәнчә, команда искиткеч нәтиҗә белән чыгыш ясады: тугыз алтын, тугыз көмеш, алты бронза.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев