Татарстан халкына һава торышы начараю сәбәпле куркынычсызлык чаралары турында искәрттеләр
Бүген Татарстанда һава торышы начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакырды. Ведомство юлны бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга һәм буран, бозлавык вакытында аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.
Көчле явым-төшем биналар түбәләреннән кар һәм боз төшүгә китерергә мөмкин. Фаҗигале хәлләрне булдырмас өчен, МЧСның Татарстан Республикасы буенча идарәсе реклама конструкцияләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга, түбәләрдәге карга, бозга һәм сөңгеләргә игътибар итәргә, куркыныч участокларны әйләнеп узарга чакыра.
Гадәттән тыш хәлләр очрагында 112 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 16 февральгә каршы төндә республиканың кайбер районнарында буран, бозлавык һәм җилнең секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә. Күз күреме 1–2 километрга кадәр кимүе мөмкин.
16 февраль көндез һәм 17 февраль буе көчле явым-төшем — кар, юеш кар, кайбер урыннарда яңгыр фаразлана. Күренүчәнлек 500 метрга кадәр начараю белән бураннар булуы ихтимал, җил порывлары секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
Фаразлар буенча, әлеге чорда республиканың күпчелек территориясендә 15тән 25 ммга кадәр явым-төшем төшәчәк, бу айлык норманың 50–100 процентына туры килә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев