erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан юлында «Лада» һәм йөк автомобиле бәрелешкән, җиңел машина шоферы үлгән

Шулай ук «Лада»ның 18 яшьлек пассажиры һәм йөк автомобиле шоферы зыян күргән (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак).

Юл-транспорт һәлакәте төнге өчләр тирәсендә республиканың Алексеевск районындагы Кыркүл авылы янында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм «МАЗ» автомобиле белән бәрелешкән.

Авариядә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәлак булган, «Лада»ның 18 яшьлек пассажиры һәм йөк автомобиле шоферы зыян күргән.

авария Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/12-12-2021/tatarstan-yulynda-lada-m-y-k-avtomobile-b-releshk-n-i-el-mashina-shofery-lg-n-5844981

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре