erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 10,7 меңнән артык күчемсез милек объектының чикләре бушлай ачыкланган

2026 ел башыннан Татарстанда комплекслы кадастр эшләре кысаларында 10 761 күчемсез милек объекты турында мәгълүмат Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертелгән. Җир кишәрлекләре һәм биналарның чикләрен ачыклау эшләре республикада дәүләт программасы нигезендә алып барыла.

 

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, ачыкланган объектларның 5 536сы — җир кишәрлекләре, 5 225е — капиталь төзелеш объектлары. Федераль әһәмияттәге комплекслы кадастр эшләре 36 кадастр кварталында башкарылган.

Ел ахырына кадәр эшләрне тагын 25,5 мең күчемсез милек объектына карата үткәрү планлаштырыла. Алар 116 кадастр кварталын колачлаячак. Эшләр Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Буа, Дрожжаново, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Саба, Спас, Нурлат һәм Ютазы районнарында, шулай ук Казанда узачак.

Җир кишәрлекләрен вакытында рәсмиләштерергә кирәк

Моннан тыш, Аксубай, Буа, Нурлат һәм Теләче районнарында төбәк әһәмиятендәге комплекслы кадастр эшләре планлаштырылган. Алар 12 кадастр кварталындагы 3 меңгә якын күчемсез милек объектын үз эченә алачак.

Комплекслы кадастр эшләре җир кишәрлекләренең чикләре билгеләнмәгән, реестрдагы хаталар күп булган кварталларда үткәрелә. Инвестицияләр өчен кызыклы территорияләр дә мондый эшләр өчен сайлана.

Бу эшләрнең гражданнар өчен дә гамәли әһәмияте бар. Җир кишәрлеге хуҗалары үз участокларының чикләрен бушлай төгәлләштерә һәм ЕГРНдагы реестр хаталарын төзәтә ала.

Татарстан Росреестры идарәсе җитәкчесе Азат Зяббаров билгеләп үткәнчә, комплекслы кадастр эшләре аерым милек хуҗалары өчен генә түгел, республика территориясен үстерү өчен дә мөһим.

«Комплекслы кадастр эшләре гражданнар өчен җир кишәрлекләренең чикләрен бушлай төгәлләштерергә һәм реестр хаталарын төзәтергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта алар территорияләрнең капиталлашуын арттыру инструментларының берсе булып тора», — диде Азат Зяббаров.

ЕГРНдагы мәгълүматларны төгәлләштерү җир һәм күчемсез милек объектларын икътисади әйләнешкә кертү өчен кирәкле шартларның берсе булып тора. Татарстанда комплекслы кадастр эшләре 2026 ел дәвамында дәвам итәчәк.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев