Татарстанда аерылышулар саны өч ел рәттән кими
Татарстанда аерылышулар саны тотрыклы рәвештә кими. 2025 ел нәтиҗәләре буенча республикада 10,8 меңнән артык пар никахын өзгән, бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка азрак.
Татарстанда соңгы өч ел дәвамында аерылышулар саны кими бара. 2025 елда республикада 10 815 аерылышу теркәлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова Казан ИТ-паркында узган коллегия утырышында хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”.
Аның сүзләренчә, 2024 ел белән чагыштырганда аерылышулар саны 20 процентка кимегән. Иң күп аерылышулар 10 елдан 19 елга кадәр бергә яшәгән гаиләләр арасында теркәлә – алар гомуми санның 30 процентын тәшкил итә.
Аерылышучыларның уртача яше ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында да 40–49 яшь тирәсендә кала. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткечләр диярлек үзгәрмәгән.
Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, Татарстанда традицион гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт зур роль уйный. Шулай ук мәдәни мохит, төбәк үзенчәлекләре һәм социаль сәясәт гаиләләрнең тотрыклылыгына уңай йогынты ясый.
Коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Россия Юстиция министрлыгы вәкилләре дә катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев