erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда аерым районнарда кар явуы һәм буран булуы фаразлана

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк, соңрак көньяк-көнбатышка борылачак. Кайбер урыннарда аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы -2…-7 градус булачак, ә көнбатыш районнарда урыны белән -15 градуска кадәр төшә. Кичкә таба температура -7…-12 градуска, көнбатышта исә -20 градуска кадәр салкынайтачак.

Республика юлларында кар көртләре һәм бозлавык көтелә. «Буран» планы гамәлдә булу сәбәпле, Казанда муниципаль парковкалар бүген бушлай эшләячәк. Шулай ук шәһәр мәктәпләрендә дәресләр дистанцион форматка күчерелде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре