erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда аномаль салкыннардан соң әкренләп җылыта башлый

5 февральдән Татарстанда озакка сузылган көчле салкыннардан соң һава температурасы әкренләп күтәреләчәк. Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада явым-төшемсез, болытлы һава сакланачак, әмма көндез бераз җылыта.

Татарстанда бүгеннән башлап һава температурасының акрынлап күтәрелүе көтелә. Соңгы көннәрдә күзәтелгән аномаль салкыннардан соң синоптиклар һава шартларының бераз тотрыклануын фаразлый.

Төнге сәгатьләрдә һаман да салкын һава торышы саклана: температура -23…-28 градус тәшкил итә, ә аяз вакытларда һәм республиканың көнчыгыш районнарында ул -30…-35 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма иртәнге сәгатьләрдә үк термометр баганалары -16…-21 градуска кадәр күтәреләчәк. Көнчыгыш районнарда исә салкын һава әле дә -24…-29 градус чикләрендә калачак.

Көндезге вакытта республика буенча һава температурасы -9…-14 градус булыр дип көтелә. Казанда көндез -10…-12 градус салкын фаразлана. Шул ук вакытта Татарстанның кайбер көнчыгыш районнарында һава һаман да салкынча — -13…-18 градус тирәсе сакланырга мөмкин.

Гидрометеорология үзәге белгечләре җилнең көчәюе турында да кисәтә. Көндез көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге 4–9 м/с тәшкил итәчәк, ә кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, аның тизлеге 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, юлларда бозлавык саклана.

Белгечләр автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев