Татарстанда Арча – Васильево һәм Кукмара – Казан маршрутларында өстәмә электричкалар йөри башлады
Гыйнвар аеннан Татарстанда берничә юнәлештә өстәмә шәһәр яны поездлары йөри башлады. Яңа рейслар халыкка иртәнге һәм көндезге сәфәрләрне уңайлырак оештырырга мөмкинлек бирә.
Гыйнвар аенда Татарстанда Арча – Васильево, Кукмара – Казан, шулай ук Бөреле – Паратск маршрутлары буенча өстәмә шәһәр яны поездлары йөри башлады. Бу хакта «Содружество» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Арча – Васильево юнәлешендә №6461 электричкасы билгеләнгән. Ул Арск станциясеннән иртәнге 5.10 сәгатьтә кузгала һәм 7.10 сәгатьтә Васильево станциясенә килеп җитә. Әлеге поезд Восстание станциясе аша 6.28–6.29 сәгатьләрдә үтә.
Моннан тыш, Бөреле – Паратск маршөреле станциясеннән 9.38 сәгатьтә чыгып, 11.25 сәгатьтә Паратскка килә. Восстание станциясендә ул 10.19–10.20 сәгатьләрдә туктый. Кире юнәлештә йөрүче №6464 Паратск – Бөрелеи поезды 14.18 сәгатьтә юлга чыгып, 16.03 сәгатьтә билгеләнгән урынга барып җитә. Аның Восстание станциясе аша узу вакыты – 15.23–15.24.
Шулай ук Кукмара – Казан юнәлешендә дә өстәмә шәһәр яны поезды гамәлгә кертелде. №6445 электричкасы Кукмара станциясеннән 5.17 сәгатьтә кузгала һәм 8.18 сәгатьтә Казанга килеп җитә.
Яңа рейсларны гамәлгә кертү республика халкы өчен транспорт мөмкинлекләрен киңәйтүгә һәм көндәлек юл йөрүне уңайлырак итүгә юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев