erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ашыгыч ярдәмгә шалтыратулар хәзер бердәм контакт-үзәктә кабул ителә

Элек кулланылган 03 номеры хәзер гамәлдә түгел, аның урынына барлык мөрәҗәгатьләр 103 номеры буенча бердәм контакт-үзәктә кабул ителә

Татарстан Республикасында ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен үзәкләштерү эше тулысынча тәмамланган. Хәзер 103 номеры буенча барлык мөрәҗәгатьләр бердәм контакт-үзәктә кабул ителә. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау минитсрлыгына сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Әлеге система этаплап гамәлгә кертелә. 2019 елда башланган үзгәрешләр узган елның март аенда Казан шәһәрендә тулы куәткә эшли башлады. Бер ел эчендә платформа республика күләмендә киңәйтелеп, бүгенге көндә сәгатенә 300 гә кадәр шалтыратуны эшкәртү мөмкинлегенә ия. Система тотрыклылыгын тәэмин итү максатыннан, диспетчерлык хезмәте ике үзәккә бүленгән: Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә урнашкан бүлекләр бер-берсен резервлый.

Яңа тәртип кысаларында операторлар бердәм стандартлар нигезендә эшли. Махсус программа тәэминаты мөрәҗәгатьләрне кабул итү сыйфатын һәм пациент белән аралашу нәтиҗәлелеген автомат рәвештә бәяли.

Үзгәрешләр медицина бригадалары эшчәнлеген дә колачлады. Хәзер алар иң якын чакыру урынына юнәлтелә, ә пациентны хастаханәгә илткәннән соң, кире подстанциягә әйләнеп кайтмыйча, чираттагы чакыруга җибәрелә ала.

Ашыгыч медицина ярдәмен чакыру өчен 103 номеры кулланыла, ә берьюлы берничә хезмәт кирәк булганда 112 бердәм номеры эшли. Шуны да истә тоту мөһим: элек кулланылган 03 номеры хәзер гамәлдә түгел.

Шалтырату вакытында мөрәҗәгать итүче чакыру сәбәбен, пациентның исем-фамилиясен һәм адресын хәбәр итәргә тиеш. Әгәр шәхси мәгълүматлар билгеле булмаса, җенесе һәм якынча яше күрсәтелә. Диспетчер “Сезнең чакыру кабул ителде” дип белдереп, вакытны һәм адресны кабатлаганнан соң гына мөрәҗәгать рәсми рәвештә теркәлгән дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев