Татарстанда автобус белән бәрелешеп 14 яшьлек мотоциклчы үлгән
Алабугада автобуска бәрелеп 14 яшьлек мотоциклчы үлгән. Юл һәлакәте бүген 15:00 сәгатьтә Отрадная һәм Тихой урамнары киселешендә урнашкан йорт янында булды, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев ("Ватаным Татарстан").
Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланды. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев