Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә дәүләт ярдәме көчәйтелә
Республикада агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә яңа карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә бәйле ярдәм чараларын камилләштерү турында карарга үзгәрешләр кертте. Яңартылган документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Әлеге үзгәрешләр кысаларында республика күләмендә үткәрелә торган берничә конкурс җиңүчеләре өчен премияләр күләме арттырылды. Элек 100 мең сум тәшкил иткән акчалата бүләк хәзер 114 942 сумга җиткерелде.
Яңартылган ярдәм чаралары, беренче чиратта, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга кагыла. Аерым алганда, «Татарстан Республикасының гаилә фермерлык династиясе», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы крестьян хуҗалыгы башлыгы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Кече хуҗалык формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» кебек конкурсларда җиңүчеләр өчен шартлар яхшыртыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев