Татарстанда бер атна эчендә 12 меңнән артык кеше грипп йоктырган
Бер атна эчендә республикада 12 меңнән артык кеше грипп һәм ОРВИ йоктырган
Узган атнада Татарстан территориясендә 12 897 очрак теркәлгән. Белгечләр мәгълүматларына караганда, авыру күрсәткече алдагы атна дәрәҗәсендә саклана һәм эпидемик чиктән 47,3 процентка түбәнрәк. Бу турыда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенщ сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә. Ведомствода әйтеп узуларынча, ел башыннан грипп вирусының активлыгы кимү күзәтелә. Елның 8 нче атнасында гриппның өлеше 26,6 процент тәшкил иткән.
Гомумән алганда, республикада сезонлы авырулар саклана. Теркәлгән очракларның күпчелеген грипп түгел, ә башка респиратор вируслар китереп чыгарган. Табиблар билгеләп үткәнчә, чир еш кына җиңел формада уза һәм стационар дәвалану таләп итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев