erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда бер атна эчендә бензинның өч маркасына бәя арткан

Тулаем алганда бәяләр арту тенденциясе февраль ахырыннан саклана.

Татарстанда 17 марттан 23 мартка кадәр бензинның өч маркасына бәяләр арту теркәлгән. Тиешле мәгълүматларны Росстат китерә.

Әйтик, АИ-92 бензинының бәясе литры өчен 61,43 сумнан 61,69 сумга кадәр арткан, АИ-95 – 65,10 сумнан 65,38 сумга кадәр, ә АИ-98 – 89,26 сумнан 89,45 сумга кадәр. Шул ук вакытта дизель ягулыгы хисап чорында арзанайды – литр өчен 72,93 сумнан 72,72 сумга кадәр.

Элегрәк, март башында, республикада шулай ук автомобиль ягулыгының кыйммәтләнүе күзәтелгән иде. Аерым алганда, 2 марттан 10 мартка кадәр АИ-92 бәясе литры өчен 60,82 сумнан 61,23 сумга кадәр арткан, АИ-95 – 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр. Тулаем алганда бәяләр арту тенденциясе февраль ахырыннан саклана.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев