erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда бераз салкынайтачак
Яңалыклар

Татарстанда бераз салкынайтачак

14 гыйнварга каршы төндә республикада һава торышына атмосфера фронты йогынтысы дәвам итәчәк

Бераз кар явачак, һава температурасы -3..-8 градус була. Көндез атмосфера фронты чигенә һәм урыны белән генә кар явачак. Шулай ук бераз буран чыгуы мөмкин, юлларда бозлавык көтелә. Көндез һава температурасы -1..-6 градус була.

Чәршәмбе, 15 гыйнварга каршы төндә республика тыл агымы йогынтысында кала. Бераз кар явуы, температураның -4..-9 градуска кадәр төшүе фаразлана. Әмма көндез төньяк циклонның чираттагы актив атмосфера фронты Татарстанда кабат кар алып киләчәк. Урыны белән буран көтелә, күз күреме начарлану ихтимал. Көндез -1..-6 градус була.

Пәнҗешәмбе, 15 гыйнвар төнендә республикада кар явачак, урыны белән бераз буран кубачак. Атмосфера фронтының көнчыгышка китүе аркасында, көндез югары басым тәэсир итә башлаячак. Татарстанның күпчелек районнарында явым-төшемнәр туктаячак, бары тик көнчыгыш районнарда гына бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -5..-10 градус, ә көндез -3..-8 градус була.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә – 17-18 гыйнварда Татарстанда бераз кар явуы көтелә. Төнлә (18 гыйнварга каршы төндә) термометр баганалары -9..-14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -3..-8 градус була.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев