erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда «Бердәм Россия» тарафдарлары Россия көне уңаеннан акцияләр уздырды

Татарстанда Россия көне уңаеннан «Бердәм Россия» партиясенең Иҗтимагый ярдәм штабы вәкилләре берничә тематик чара үткәрде.


Татарстанда Россия көне уңаеннан «Бердәм Россия» партиясенең Иҗтимагый ярдәм штабы вәкилләре берничә тематик чара үткәрде. Бу хакта партиянең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм программасының бер өлеше Казан шәһәрендәге 15 нче мәктәптә узды. Әлеге белем бирү учреждениесе партия тарафдарлары белән күптәнге хезмәттәшлек итә. Чара «Штабта практика» проекты кысаларында әзерләнде. Квестны практикантлар Алина һәм Александра Мягковалар ивент-менеджер Александр Ткачев ярдәме белән оештырды һәм үткәрде.

Квест барышында укучылар өч командага бүленеп, төрле тематик станцияләр буенча сәяхәткә чыкты. Биремнәрнең берсендә алар Россия дәүләт флагының контурын ясап, һәр төс белән бәйле ассоциацияләрне һәм ил турында уй-фикерләрен язды.

Программаның мөһим өлешләренең берсе «Мифмы, әллә чынбарлыкмы?» дип аталган викторина булды. Анда катнашучылар Россия турында белемнәрен тикшерде, илнең тарихы, мәдәнияте һәм дәүләт символлары буенча сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев