erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда булган хәл: тәрбиягә алган балаларын буган, эссе мунчада бикләп тоткан

Бу хакта “Челнинские известия” Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Әгерҗедә яшәүче бер хатын-кыз, балигъ булмаган ятимнәрне тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәүдә гаепләнеп, суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “Челнинские известия” Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерү материалларына караганда, опекун хатын-кыз (2008 һәм 2012 елгы балаларны опекунга алган булган) ике ел буе балаларны җәберләп тоткан. Аларны бернинди сәбәпсез кыйнаган, кулына нәрсә эләксә – шуның белән суккан, башларын тимер чүмеч белән төйгән, буган, бик эссе мунчада бикләп тоткан. Башка төрле җәберләү чараларын да кулланган. Балалар, башка яшәү урынына күчкәч кенә опекунның үзләренә карата рәхимсез мөнәсәбәте турында сөйләгән. Җинаять эше, расланылган гаепләү белән, судка карап тикшерүгә җибәрелгән, дип яза Ватаным Татарстан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 https://matbugat.ru/news/?id=45009

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев