erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда дүшәмбе көнне аномаль салкын һава торышы көтелә

Дүшәмбе көнне республика территориясендә аномаль салкын һава торышы урнашачак, температура күрсәткечләре климатик нормадан сизелерлек түбәнрәк булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, дүшәмбе көнне Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяк-көнчыгыш юнәлештән исеп, секундына 3–8 метр тизлеккә кадәр җитәчәк.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы -24…-29 градус тәшкил итәчәк, аяз вакытта ул -33° градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә дә салкын һава сакланачак: һава температурасы -16°…-21° градус чикләрендә булачак.

Шулай ук синоптиклар республика юлларында бозлавык барлыкка килү ихтималы турында кисәтә. Бу хәл юл хәрәкәте куркынычсызлыгына йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә автомобиль йөртүчеләргә аеруча сак булу, юл шартларын исәпкә алып хәрәкәт итү киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев