erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда җепшек кар һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар

Татарстанда җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Көндез максималь температура 0 дән +4 градуска кадәр булачак.

Бүген, 20 мартта, Татарстанда урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Иртән республика юлларында бозлавык булуы ихтимал, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 7-12 метр, көндез урыны белән 15 метрга кадәр җитәчәк.

Көндез максималь температура 0 дән +4 градуска кадәр булачак.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев