erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда эсселек яңгырлар һәм суыклар белән алмашыначак

Татарстанда якын көннәрдә эссе һәм коры һава торышының яңгырлы һәм салкынрак булуына алмашынуы көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

27 июль кичендә һәм 28 июль төнендә кыска вакытлы яңгырлар күбесенчә республиканың көнбатыш районнарында явачак. 28 июль көнне көндез бөтен Татарстан буенча явым-төшем көтелә. Урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең секундына 18-23 метрга кадәр көчәюе һәм боз явуы ихтимал.

Төнлә Температура 16-21 градус, көнчыгышта – 24 градуска кадәр. Көндез һава 23-28 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта – 31 градуска кадәр.

Чәршәмбе көнне, 29 июльдә, төнлә явым-төшем көтелми, әмма көндез атмосфера фронты якынлашу белән көньяк-көнбатыш районнарда янә яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Яшенле яңгыр вакытында җил урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, боз явуы да ихтимал. Төнлә – 14-19 градус, көндез-25-30 градус.

Пәнҗешәмбе, 30 июльдә, Татарстан циклон йогынтысына дучар булачак. Республикада уртача һәм көчле яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Төнлә-14-19, көндез - 19-24 градус.

Якынча фаразлар буенча, 31 июльдә һәм 1 августта һава торышы тотрыксыз булачак, вакыт-вакыт яңгырлар көтелә. 31 июльдә көндез температура 19-24 градус, 1 августта 22-27 градус булачак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев