erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кагыйдәләрен искә төшерделәр

Татарстан Республикасы хакимияте йорт этләрен мәҗбүри рәвештә теркәү таләпләре турында тагын бер кат искәртте. Әлеге процедура 2024 елдан гамәлдә һәм хайваннарны исәпкә алуны, аларның иминлеген тәэмин итүне күздә тота.

Татарстан хакимияте йорт этләрен теркәүнең мәҗбүри булуын искә төшерде. Бу хакта республика хакимиятенең MAX милли мессенджерындагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителде.

Кагыйдәләр нигезендә, өч айдан өлкән булган барлык этләр кичекмәстән теркәлергә тиеш. Яңа алынган, өч айдан өлкән этләрне сатып алган көннән алып 30 көн эчендә теркәү зарур. Ә көчекләр өч айлык яшькә җиткәнче исәпкә куелырга тиеш.

Теркәлү берничә этаптан тора. Башта ветеринария белгече хайванны карый һәм аның тире астына дөге бөртеге зурлыгында электрон микрочип урнаштыра. Әлеге процедураны теләсә кайсы ветеринария клиникасында башкарырга мөмкин.

Аннары эт турындагы мәгълүмат «Хорриот» системасына кертелә. Моның өчен хуҗага яшәү урыны буенча дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки мәгълүматларны система аша кертү нәкъ менә шул учреждениеләр вәкаләтендә.

Йорт этен теркәмәгән очракта административ җаваплылык каралган. Беренче тапкыр кагыйдә бозган өчен хуҗага кисәтү ясалырга яки 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Әгәр дә хокук бозу ел дәвамында кабатланса, штраф күләме 5 мең сумга җитә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мәҗбүри теркәү системасы хайваннарны югалган очракта тизрәк табарга, хуҗаларның җаваплылыгын арттырырга һәм гомумән җәмгыятьтә тәртип һәм иминлекне тәэмин итәргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев