Татарстанда ял көннәрендә көчле кар, буран көтелә
Алдагы ял көннәрендә Татарстан территориясенә актив фронталь бүленешләр йогынты ясап, карлы һәм тотрыксыз һава торышы алып киләчәк. Һава температурасы бераз күтәрелсә дә, көчле кар явуы һәм бураннар ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
6 февральдә республикада һава торышы чагыштырмача тотрыклы булачак. Күпчелек районнарда явым-төшем көтелми, әмма төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Температура төнлә –15…–20, аязганда урыны белән –23 градуска кадәр, ә көндез –11…–16 градус булыр дип фаразлана.
7–9 февраль көннәрендә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Республика аша узачак атмосфера фронтлары уртача һәм көчле кар явуына, күрү ераклыгын киметүче бураннарга китерәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килүе ихтимал.
Синоптиклар исәпләвенчә, әлеге өч көндә республиканың күпчелек өлешендә 10–25 мм явым-төшем төшәргә мөмкин, бу айлык норманың яртысыннан алып тулы күләменә кадәр туры килә. Иң күп кар Татарстанның көнбатыш районнарында, шул исәптән республика башкаласында көтелә.
7 февральгәкаршы төндә республиканың көнбатышында урыны белән кар явуы фаразлана. Көндез күпчелек районнарда кар явачак, кайбер урыннарда көчле кар һәм бураннар булуы мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы –14…–19 градус, ә көнчыгышта аязганда –23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә –7…–12 градуска кадәр җылытачак.
8 февральдә республика буенча кар явуы дәвам итәчәк, урыны белән ул көчле булачак, бураннар саклана. Төнлә –8…–13 градус, көндез –5…–10 градус тирәсе температура көтелә.
9 февральгә каршы төндә дә кар явуы ихтимал. Төнлә температура –11…–16 градус, көндез –8…–13 градус булыр дип көтелә.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, 10 февральдә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава –19…–24 градуска кадәр суытачак, ә көндез –10…–15 градус чамасы булыр дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев