erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника куллануга чикләүләр кертелә

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән махсус янгынга каршы режим гамәлдә булачак. Чикләүләр 2026 елның 25 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

 

Махсус режим чорында III класс куркынычлыктагы пиротехник эшләнмәләрне куллануга аерым таләпләр кертелә. Аларны сәнәгать объектларыннан 500 метрдан якынрак, ә торак йортлар, юллар һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннардан 30 метрдан якын арада куллану тыелачак.

Фейерверкларны куркынычсыз шартларда үткәрү өчен муниципаль берәмлекләр махсус мәйданчыклар билгеләячәк. Пиротехниканы шушы урыннарда куллану күздә тотыла.

Махсус режимның төп максаты — бәйрәм көннәрендә янгыннарны һәм пиротехника белән бәйле күңелсез очракларны булдырмау. Шуңа күрә фейерверк җибәрергә теләүчеләргә алдан ук рөхсәт ителгән мәйданчыклар турында мәгълүматны ачыклау мөһим.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев