Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны арткан
Ел башыннан Татарстанда 294 янгын булган - бу узган елның шушы чорына караганда 12,6% ка күбрәк. 21 кеше һәлак булган, бу үткән ел белән чагыштырганда 13 кә күбрәк. Бу хакта «Татар‑информ» да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
"Республиканың 27 районында янгыннар саны артуы күзәтелә. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны арту – 11 районда. Иң күп һәлак булучылар Әлмәт, Алабуга районнарында һәм Казанда", - дип билгеләде ул.
Быелгы янгыннарның төп сәбәпләре-төзек булмаган электр җиһазлары һәм ут белән саксыз эш итү.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев