erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда яшьләр учреждениеләре кичке 9га кадәр эшләячәк

Татарстанда яшьләр өчен эшләүче учреждениеләрнең эш вакыты озайтылырга мөмкин.

Татарстанда яшьләр учреждениеләренең эшчәнлеген яңадан карау планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Министр Азат Кадыйров сүзләренчә, яшьләр мондый үзәкләргә, нигездә, уку яки эштән соң килә, шуңа күрә аларның эш вакыты заман ихтыяҗларына туры китереп үзгәртелергә тиеш.

“Без учреждениеләребезнең эш тәртибен үзгәртергә җыенабыз. Яшьләр анда яңа белем һәм компетенцияләр алу өчен килә, күбесенчә бу – уку һәм эштән соңгы вакыт. Шуңа күрә объектларыбыз кичке сәгать 21:00гә кадәр, бәлки аннан да соңрак ачык булырга тиеш. Яшьләрнең күпкырлы үсеше өчен лаеклы инфраструктура бар. Кайбер учреждениеләр яшьләр белән нәтиҗәле элемтә урнаштыра алды, әмма барысы да түгел», – диде министр.

Аның әйтүенчә, әлеге чара социаль челтәрләрдәге деструктив йогынтыны киметүгә юнәлдерелгән профилактик эшнең бер өлеше булачак. Балалар һәм яшүсмерләр кичке сәгатьләргә кадәр үз хоббилары белән шөгыльләнеп, вакытларын файдалы итеп уздыра алачак.

Министр соңгы вакыйгаларны да искә алып, профилактик эшчәнлекне көчәйтүнең мөһимлеген ассызыклады. “Безне зур профилактик эш көтә. Моның кирәклеген Түбән Кама шәһәрендә булган соңгы вакыйгалар да күрсәтә. Кызганыч, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрнең 60 проценттан артыгы деструктив юнәлештәге аккаунтларга язылган яки шундый төркемнәрдә тора. Профилактика өлкәсендә эшне яңадан корырга ниятлибез», – дип билгеләп үтте Азат Кадыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев