erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ике бала коега егылып төшкән

Бу күңелсез хәл кичә Чистайда булган.

Абыйлы-энеле 6 һәм 4 яшьлек ике бала ачык коега төшкән. Могҗиза белән генә фаҗига булмыйча калган. Сабыйларны кое яныннан узып баручы бер кеше һәм Росгвардия хезмәткәрләре коткарган. Малайларга җитди зыян килмәгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Килеп туган хәл буенча “Битарафлылык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Чистайда ике баланың коега егылып төшүенә бәйле рәвештә “Битарафлылык” статьясы буенча ачылган җинаять эшен тикшерүне Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин шәхсән үз контроленә алган. Бу хакта “KazanFirst” Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Ведомство башлыгы Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Олейниковка эшне тикшерүнең барышы турында мәгълүматларны кичекмәстән җиткерергә кушкан, дип яза Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X