Татарстанда иң яхшы методистлар 172 мең сум акча ала алачак
Әлеге программа муниципаль мәгариф органнарында эшләүче методистларны, өлкән методистларны һәм мәгълүмати-методик бүлек җитәкчеләренә кагыла
Татарстан Республикасында мәгариф системасында эшләүче методистларны хуплауга юнәлтелгән яңа башлангыч тәкъдим ителде. Республика Министрлар Кабинеты тарафыннан «Иң яхшы методист» исемле акчалата бүләк бирү тәртибе расланган, хәзерге вакытта документ антикоррупцион экспертиза уза, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Әлеге программа муниципаль мәгариф органнарында эшләүче методистларны, өлкән методистларны һәм мәгълүмати-методик бүлек җитәкчеләренә кагыла. Проектны гамәлгә ашыру, бәйгене оештыру һәм үтәлешен контрольдә тоту бурычы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.
Бүләк алу мөмкинлеге конкурс нигезендә бирелә. Анда кимендә өч ел хезмәт стажы булган, төп вазифасы буенча методист булып эшләүче һәм республика территориясендә яшәүче белгечләр катнаша ала. Иң мөһим шартларның берсе – катнашучының шәхси методик проекты булу. Әлеге проект белем бирү өлкәсенә яңалыклар кертүгә, заманча алымнарны гамәлгә ашыруга юнәлтелергә тиеш.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр акчалата бүләк алучылар исемлегенә кертелә. Ел саен мондый ярдәмне 305 кеше алачак. Бүләк күләме 172 414 сум тәшкил итә, һәм ул салымнарны исәпкә алып бер тапкыр түләнә.
Катнашучыларга карата таләпләр шактый төгәл билгеләнгән. Алар кимендә бер ставкага төп эш урынында эшләргә, охшаш ярдәмне ике тапкырдан артык алмаган булырга тиеш. Моннан тыш, кандидатның салым яки коммуналь бурычлары булмавы, шулай ук экстремизм, террорчылык яки чит ил йогынтысы белән бәйле исемлекләрдә теркәлмәве мөһим шарт булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев