erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда инвалид балалары булган күп балалы гаиләләр өчен ташламаларны 23 яшькә кадәр озайтачаклар

Күп балалы гаиләләрдә өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге балаларны бушлай дарулар белән тәэмин итәләр

Татарстанда күп балалы гаиләләр, белем бирү оешмасында белем алу фактына карамастан, инвалид балалары 23 яшькә җиткәнче социаль ярдәм чаралары алачак. Тиешле закон проектын бүген ТР Дәүләт Советының 22 нче утырышында кабул иттеләр.

Шул ук вакытта ул 18 яшькә җиткән инвалид балаларның сәламәтлекләре начар булу сәбәпле еш кына көндезге формада укый алмауларын һәм яшьләренә карамастан ата-ана тәрбиясендә булуларын билгеләп үтте.

Күп балалы гаиләләрдә өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге балаларны бушлай дарулар белән тәэмин итәләр. Мондый гаиләләр торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30% күләмендә субсидияләр ала, ә үзәк җылытусыз йортларда яшәүчеләр ягулык бәясеннән.

Моннан тыш, ата-аналарның берсенә укучылар укып бетергәнче, әмма 23 яшькә кадәр юл йөрү өчен ай саен субсидия каралган. Быел ул 400 сум тәшкил итә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев