erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда инженерлар һәм эшчеләр җитми

Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2025 елга хезмәт базарын анализлауга йомгак ясады

Ведомство мәгълүматларына караганда, республикада сәнәгатьтә, төзелештә, транспортта, социаль өлкәдә һәм ваклап сатуда кадрларга кискен кытлык саклана.

Кадрларга иң зур ихтыяҗ сәнәгать производствосында күзәтелә, анда инженер белгечләре (конструкторлар, технологлар, механиклар) һәм квалификацияле эшчеләр (токарьлар, фрезерлаучылар, шлифовщиклар) таләп ителә.

Төзелеш секторында проектлаучылар, конструкторлар, шулай ук эшче һөнәрләр: электромонтажчылар, эретеп ябыштыручылар һәм буяучылар җитми.

Мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкында монтажчы, арматурчы, бетончы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомобиль йөртүче, фрезерлаучы, буяучы, пешекче һәм тегүче һөнәрләренә ихтыяҗ зур.

Тулырак: https://ntr-24.ru/news/society/138766-analiz-rynka-truda-v-tatarstane-bolshe-vsego-ne-hvataet-inzhenerov-i-rabochih.html

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев