erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда юлларны төзекләндерүгә 20 млрд сумнан артык акча тотылачак

Татарстанда 2026 елда юлларны яңартуга зур күләмдә акча каралган. Программа кысаларында республика буенча 1 273 километрдан артык җирле юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта эшләрнең 55 проценты башкарылган.

 

Юлларны капиталь ремонтлау берничә юнәлештә алып барыла: асфальт-бетон өслекле 43 объект, күчеш тибындагы өслекле 43 объект, торак пунктлардагы урамнар һәм юллар буенча 43 объект, шулай ук барлык муниципаль берәмлекләрдәге юл челтәренең 912 объекты яңартылачак. Моннан тыш, 44,4 километр җирле юл төзү һәм реконструкцияләү, бакчачылык ширкәтләренә 12 километр, фермер хуҗалыклары һәм терлекчелек комплексларына 5 километр юл ремонтлау каралган. Балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләнү учреждениеләренә илтүче юлларның 2 километр өлеше дә төзекләндереләчәк.

Республикада юллар төзү илкүләм проектлар ярдәмендә башкарыла

Республика буенча 2026 елда юл эшләренең гомуми финанслау күләме 90 млрд сумнан артып китә. Татарстанның җирле юл челтәре 25 523 километр тәшкил итә. Аның 11 777 километры асфальт-бетон, 6 257 километры вак ташлы, 7 488 километры грунт өслекле юллардан тора.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев