erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда кабат яңгырлар көтелә
Яңалыклар

Татарстанда кабат яңгырлар көтелә

Бүген, 5 июньдә, Татарстанда кабат алмашынучан болытлы һава көтелә. Кайбер урыннарда яшенле яңгыр, бозлы яңгыр явачак дип фаразлана.

ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, республикада көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән секундына 14 метрга кадәр, яшен вакытында секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк.

Һава температурасы төнлә +13тән +18 градуска кадәр тәшкил итсә, көндез +24тән +29 градуска кадәр көтелә (Казанда +25 тән +27 градуска кадәр).

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев