erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда кабат кар явуы, буран һәм көчле җил көтелә

Бүген һәм иртәгә Татарстанда һава торышы шартларының кабат бозылуы фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология идарәсе хәбәр итә

Якшәмбе кичендә, төнлә һәм дүшәмбе көнне көндез республикада урыны белән һәм Казанда көчле кар явуы көтелә, шулай ук җепшек кар явачак. Буран була, күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Бозлавык булырга мөмкин.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Шулай ук юлларда кар салачак, бозлавык була.

Алдарак синоптиклар киләсе атна башында циклон йогынтысында Татарстанда җылытачак дип хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kabat-kar-yavuy-buran-ham-kocle-il-kotela-5897735

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев