erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда кибермошенниклар китергән зыян 6 миллиард сумга җиткән

2025 елда республикада мәгълүмати технологияләр кулланып кылынган якынча 25 мең мошенниклык очрагы теркәлгән, ә дистанцион җинаятьләрдән килгән гомуми зыян 6 миллиард сум чамасы тәшкил иткән.

2025 елда Татарстанда киберҗинаятьчелек очраклары җәмгыять өчен җитди проблема булып кала бирә. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Руслан Гомеров хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”. Аның сүзләренә караганда, барлык теркәлгән җинаятьләрнең 52 проценты мәгълүмати технологияләр кулланып башкарыла.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, интернет-мохиттә аеруча өлкән яшьтәгеләр, банк клиентлары, инвестицион чатларда катнашучылар һәм онлайн-уеннар уйнаучылар куркыныч астында. Җинаятьчеләр еш кына корбан белән озак вакыт ышаныч мөнәсәбәтләре урнаштыра, шәхси мәгълүмат җыя һәм психологик йогынты ясый.

Зыян күрүчеләрнең социаль портретына килгәндә, якынча 30 процентын төрле предприятие һәм оешмаларда эшләүче гражданнар тәшкил итә. Эшсезләр өлеше – 15 процент, пенсионерлар – 23 процент чамасы. Дәүләт хезмәткәрләре арасында зыян күрүчеләр нибары 1 процент булса, студентлар һәм укучылар өлеше 4 процент тирәсе.

Шул ук вакытта, соңгы елда дистанцион мошенниклык очраклары саны 22 процентка кимегән. Бу күрсәткеч профилактика чараларының нәтиҗәле булуын раслый.

Эчке эшләр органнары вәкилләре гражданнарны шәхси мәгълүматка сак карарга, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда уяу булырга һәм санлы гигиена кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Белгечләр фикеренчә, хәл яхшы якка үзгәрсә дә, китерелгән зыян күләме проблеманың әле һаман да актуаль булуын күрсәтә. Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш алга таба да системалы рәвештә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев