Татарстанда корбанга мал җитәрлек: белгечләр читтән алмаска чакыра
Корбан бәйрәме алдыннан республикада сарык һәм тәкәләр саны җитәрлек дип бәяләнә. Ветеринария хезмәте вәкилләре әйтүенчә, малны читтән кайтару ихтыяҗы юк, төп игътибар иминлеккә һәм җирле җитештерүчеләргә юнәлтелә.
Корбан бәйрәме якынлашкан саен корбанлык мал мәсьәләсе гадәттәгечә көнүзәк темаларның берсенә әверелә. Быел да республикада бу юнәлештә вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә: Татарстан хуҗалыкларында якынча 200 мең баш сарык асрала. Бу хакта ТР Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.
Ветеринария хезмәте вәкилләре фикеренчә, бу халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитә. Шуңа күрә башка төбәкләргә барып мал сатып алу кирәк түгел.
Узган елгы тәҗрибә дә оешканлыкны күрсәтә: махсус мәйданчыкларда 13 меңләп мал корбан чалынган. Шуларның 6 меңнән артыгы Казанга туры килә.
Республикада бүгенге көндә аеруча куркыныч йогышлы авырулар теркәлмәгән. Бу даими алып барылган профилактик чаралар – вакцинация һәм тикшерүләр нәтиҗәсе. Шулай да күрше төбәкләрдәге хәл исәпкә алына: мәсәлән, Чуашстанда пастереллез очраклары күзәтелү сәбәпле, аннан мал кертү чикләнгән.
Белгечләр ассызыклаганча, республикага кертелә торган һәр мал тиешле документлар белән теркәлергә тиеш. Моннан тыш, алар идентификация системасына кертелә һәм ветеринар контроль үтә.
Корбан чалу өчен бары тик сәламәт, карантин узган маллар гына рөхсәт ителә. Бу таләпләрне үтәү, белгечләр фикеренчә, гомуми иминлекне саклауның төп шарты булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев