erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда коточкыч авария: трассада җиде зур йөк машинасы бәрелешкән
Яңалыклар

Татарстанда коточкыч авария: трассада җиде зур йөк машинасы бәрелешкән

Алабуга районында М-7 трассасының 1014 километрында җиде йөк автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 3 кеше җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

 Аларның тормышына берни дә янамый.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бензовоз юл өлешендә ауган, шуннан соң аңа берничә автомобиль бәрелгән. ДТП нәтиҗәсендә Казанга таба хәрәкәт тулысынча ябылган, Чаллыга таба хәрәкәт ачык.

Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.

https://vatantat.ru/2023/02/105958/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев