erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда кыярның бәясе кискен арткан, урыны белән 700 сумга җиткән

Сатып алучылар арзанрак продуктларга — кәбестә, чөгендер һәм кишергә өстенлек бирә башлаган.

Сатып алучылар гыйнвар башында Татарстанда яшелчәләргә бәяләрнең кискен артуына игътибар иткән. Росстат мәгълүматлары буенча, помидор бәясе уртача 13% ка, ә кыяр бәясе 21% ка арткан.

Бәяләр күтәрелү Яңа елның беренче ике атнасында ук сизелә башлады. Экспертлар төп сәбәп-сезонлылык, дип аңлата. Елның салкын вакытында яшелчәләрне теплицаларда үстерәләр, бу продукциянең үзкыйммәтен арттыра. Моннан тыш логистик чыгымнар, НДС ставкасының 22% ка кадәр күтәрелүе дә бәяләр артуга йогынты ясаган. Хәзерге вакытта бер килограмм кыярның бәясе 300, помидорның бәясе 250 сумнан башлана. Сатучылар билгеләп үткәнчә, базарда продукциягә кытлык юк. Томатларны Россия төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә китерәләр. Әмма гыйнварда яшелчәләргә ихтыяҗ кимегән, бу сатып алулар күләменең якынча 60% ка кимүенә китергән. Сатып алучылар арзанрак продуктларга — кәбестә, чөгендер һәм кишергә өстенлек бирә башлаган.

Чыганак: «Татарстан24» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре