erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда М5 трассасы участогында йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәтен чикләделәр

Татарстанда «Урал» М5 федераль трассасында вакытлыча чикләүләр кертелде. Йөк автомобильләре һәм автобуслар хәрәкәте участокта 1194 километрдан 1363 километрга кадәр чикләнгән. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр

Чикләүләр дүрт участокта гамәлдә: өч участокта – Бөгелмә районында (гомуми озынлыгы 7,5 км) һәм бер участокта – Баулы районында (22,5 км).

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, хәрәкәтне 2 февральдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә торгызырга планлаштыралар, әмма һава торышы аркасында сроклар үзгәрергә мөмкин.

Чаралар катлаулы һава торышы һәм юл шартлары аркасында кабул ителде. Машина йөртүчеләрне чикләүләрне исәпкә алырга һәм кирәк булганда альтернатив маршрутларны сайларга сорыйлар.

Ранее Госавтоинспекция республики призвала жителей без необходимости не выезжать за пределы населенных пунктов и по возможности не пользоваться личными автомобилями

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев