erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда май аеннан намаз уку вакыты үзгәрәчәк

Намазларның яңа расписаниесе 5 майдан гамәлдә булачак.

Татарстанда май башыннан иртәнге (фаҗр) һәм төнге (иша) намазларын уку вакыты үзгәрәчәк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Ел саен Татарстанда, май аеннан башлап август башына кадәр, төбәгебезнең географик үзенчәлекләре аркасында, кояш батуның ак шәүләсе иртәнге ак шәүләсе белән тоташа – төн буе офыкта аклык юкка чыкмый. Шул сәбәпле Татарстанда астрономик исәпләүләр ярдәмендә Төнге намазның башлануын, шулай ук «сухур» ның тәмамлану вакытын һәм иртәнге намазның башлануын төгәл билгеләү мөмкин түгел», – дип хәбәр иттеләр мөфтияттә.

Намазларның яңа расписаниесе 5 майдан гамәлдә булачак.

"Казанда 5 майда иртәнге намаз чын төн буенча 23:54 сәгатьтә башлана. Бу чагыштырмача исәпләү алдагы көннән бик нык аерылып торган вакыт бирә. 5 майда төнге намаз – 21:00, 6 майда – 21:02, 7 майда – 21:04 һ.б. 6 майда Казанда иртәнге намаз – 01:49, 7 майда – 01:47», – дип аңлаттылар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев