Татарстанда медицина хезмәткәрләре өчен бердәм форма: 2026 елда 10 мең табибка яңа кием биреләчәк
2026 елда Татарстанның 100 медицина учреждениесендә эшләүче 10 мең хезмәткәр яңа формалы кием белән тәэмин ителәчәк.
Татарстанда медицина хезмәткәрләре өчен бердәм формалы кием кертү проекты этаплап гамәлгә ашырыла. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2026 елда 100 медицина учреждениесендә эшләүче 10 мең хезмәткәр яңа форма алачак.
Проект республика җитәкчелеге, шул исәптән Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2022 елдан башлап тормышка ашырыла. Узган еллар дәвамында республика бюджеты хисабына табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә 60 меңнән артык махсус кием тапшырылган.
2025 елда программа кысаларында пилот проект берничә медицина учреждениесендә гамәлгә куелды. Алар арасында Казанның 2 нче клиник хастаханәсе һәм Балалар республика клиник хастаханәсе бар.
Яңа форманың төсе медицина бүлекләренең үзенчәлегенә бәйле итеп сайлана. Мәсәлән, стационар һәм поликлиника бүлекләре, хирургия яки терапия профиле өчен төрле төсләр кулланыла.
Проектта катнашкан медицина хезмәткәрләре үзләре дә яңалыкның уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтә. Алар фикеренчә, яңа форма эштә уңайлыкны арттыра, куркынычсызлык таләпләрен үтәүне җиңеләйтә һәм медицина учреждениеләрендә бердәм корпоратив стиль формалаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев